Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лилия Муллагалиевага операция булган

Терелеп чыксын.

Җырчы Лилия Муллагалиева яман шеш белән көрәшүен хәбәр иткән идек.

7 октябрьдә  ул Санкт-Петербург шәһәрендәге хастаханәдә операция ясаткан. Операция алдыннан ул видео яздырткан.

"Бүген, ниһаять, минем операция. Кызганычка анализлар мин теләгәнчә килмәде, хәерлегә булсын. Ике якта да начар чир булуы расланды. Шуңа ике якны да тулаем алалар. Табиблар шундый карарга килде", – дип сөйли ул үзенең телеграм каналында. 

Аннары операция ясагач та видеоэлемтәгә чыккан.  «Җәмәгать, бер видео гына ясыйм да телефонымны алып куям. Алайса минем телефоным шартлый. Барысы да әйбәт, ясадылар. 5 сәгать дәвам иткән операция. Тавышлар әлегә шулайрак. Мине реанимациядә диделәр. Барлык лимфаларны, калкансыман бизләрне алып аттылар. Табиблар шундый карарга килде. Иң мөһиме – яман шешне алып ташладылар», – диде җырчы.

Без исә Лилиянең сәламәтләнеп, гаиләсе янына әйләнеп кайтуын теләп калабыз.

 

 https://baltaci.ru

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев