Людмила Аланлының «Җиңү язы» җыры бәйгенең финалистлары исемлегенә керде
Тавыш бирү ярдәмендә билгеләнде.
Күптән түгел Федотовка авылында туып-үскән якташыбыз, җырчы, композитор, шагыйрә Людмила Аланлының «ШАЯН ТВ» каналы игълан иткән «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесендә катнашуы турында сайтыбызга язган идек.
Беренче тур нәтиҗәләре буенча жюри 20 җырны сайлап алды. Шушы 20 җыр арасына Людмила Аланлы – көй, ә Лениза Вәлиева сүзләрен язган “Җиңү язы” җыры да керде. Җырны Людмила башкара.
Икенче турда исә җырлар өчен тавыш бирү булды, 24 июльдән 31 июльгә кадәр барды. Бергәләшеп тавыш бирү ярдәмендә җырны финалга чыгардык. «Җиңү язы» җыры – беренче урында.
Шулай итеп, җыр өченче турга үтте. Хәзер композиторлар, шагыйрьләрдән торган махсус комиссия 5 җырны сайлап алачак һәм алар җиңүче булачак. Людмила Аланлы башкаруында «Җиңү язы» җырын да сайлап алсыннар иде, җыр җиңеп чыксын иде дип телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев