Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СВО

Түбән Чыршылы авыл апалары махсус хәрби операциягә җибәрү өчен токмач кисү эшен дәвам иттеләр

Түбән Чыршылының уңган-булган апалары токмач кисү өмәсе үткәрде.

Искә төшереп үтик: узган елның декабрь аенда махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен токмач кисү эшен башладылар. Без моны сайтта хәбәр иткән идек.

Ул чакта авылда яшәүче  Илдар һәм Гүзәлия өендә апалар  токмач кисү өмәсе үткәрде.

Бу юлы исә эш күләме зур булу сәбәпле, эшне 2 йортта: Әминә Гәрәева, Талия Сәгъдиевалар өендә токмачларны кистеләр. Апалар, кызлар күңел җылысын кушып, изге теләкләрен тели-тели бик тырышып эшләделәр. 32 контейнер ясап куйдык", - дип хәбәр итә Рәисә Сафина.

Әлеге токмачларны Лениногорскига, "Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсенә тапшырганнар.

Игелекле эшләре хәрбиләрнең сау-сәламәт булып, туган җирләренә кайтуларын теләп торсын.

 

фотолар: видеодан скриншот

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев