Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

45 яшьтән соң нәрсә ашарга ярамый?

45 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә кондитер әйберләре ашагач, аларның йөзе «шикәрле бит» формасына керергә мөмкин.

 

Табиб-диетолог Анна Петрова өлкән яшьтәге кешеләрдә шактый куркыныч авырулар китереп чыгару ихтималы булган ризыкларны атады. Аларны 45 яшьтән соң ашамау хәерле, дип сөйләгән ул «Вечерняя Москва» басмасына.

Белгеч сүзләренчә, шоколад, конфетлар һәм башка кондитер әйберләре гади углевод була, аларның атеросклероз, шикәр авыруы, инсульт, йөрәктә ишемия авыруы, Альцгеймер авыруы китереп чыгаруы мөмкин.

Өлкән яшьтәге кешеләргә шоколадның кара сортларын ашарга була, анда шикәр азрак, шулай ук җиләк-җимеш һәм кипкән җимешләр ашарга була. Мәсәлән, финик, кара җимеш яки банан.

45 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә кондитер әйберләре ашагач, аларның йөзе «шикәрле бит» формасына керергә мөмкин. Аның төп билгеләре — битнең төсе тоныклана, пигментлар, кызыл таплар һәм шешү барлыкка килә. «Шикәрле бит»нең башка билгеләре — кашлар юкару, бит тиресе шәлперәю.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

 http://bavly-tat.ru/news/kirkle-kyzykly-sandygy/45-yashtn-so-nrs-asharga-yaramyy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев