Ачуыгызны эчкә йотмагыз!
СӘЛАМӘТЛЕК

Ачуыгызны эчкә йотмагыз!

Сәламәт кеше һәрвакыт матур, яшь күренә. Ә менә сәламәтлекне какшатмас, картаюны кичектерү өчен берничә кагыйдәне үтәү бик мөһим.

Нык туйганчы ашамагыз! Бу организмга ял бирә, җитезлекне арттыра.

Яшегезгә ярашлы ризык ашагыз. 30 яшьлекләргә — бавыр белән чикләвек (җыерчыкларны булдырмый), 40тан соң — бөер һәм сыр (стресстан ярдәм итә), 50дән соң балык ашау (йөрәккә, кан тамырларына файдалы) бик яхшы.

Күңелегезгә хуш килерлек шөгыль табыгыз! Эшләмәүчеләр яшьтәшләреннән өлкәнрәк күренә.

Парлы булыгыз! Мәхәббәт, сөю — картлыкка каршы какшамас киртә.

Хәрәкәтләнегез! Хәрәкәттә — бәрәкәт, диләр. Көненә 8 минут спорт белән шөгыльләнү дә гомерне озынайта.

Салкынча бүлмәдә йоклагыз! Җиләс булган — 17-18 градус җылылыкта йоклаган кешеләрнең озаграк яшь булып калуы исбат ителгән.

Үзегезне яратыгыз! Үзегезне бәяли белегез, гел кимсенеп йөрмәгез.

Ачуыгызны эчкә йотмагыз! Үз эченә бикләнгәннәр яман чир белән ешрак авырый.


https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2022-04-20/achuygyzny-echk-yotmagyz-2777032

https://pixabay.com/ru/


сэламэт булыгыз

Нет комментариев