Гадәттән тыш хәл Идел елгасында Иске Аракчино торак пункты каршында булган.
Татарстанда балыкка баргач инсульт кичерү аркасында параличланган ир-атка коткаручылар ярдәм күрсәткән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, кичә иртәнге сигезенчедә Идел елгасында Иске Аракчино торак пункты каршында бер балыкчының хәле начараю хакында хәбәр килгән. Ир-ат инсульт кичергән һәм аның гәүдәсенең уң ягы параличланган.
Урынга 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре барган. Ир-ат сөйләшерлек хәлдә булмаган, үзе белән документлар да алмаган.
Коткаручылар аңа беренче медицина ярдәме күрсәткән һәм чанага салып, ашыгыч ярдәм машинасына илткән. Табиблар балыкчыны 7нче шәһәр хастаханәсенә озаткан.
Нет комментариев