Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Даруны нәрсә белән эчәргә ярамый?

Даруларны чәй, каһвә яисә энергетиклар белән эчү аеруча куркыныч. Бу эчемлекләр составында кофеин бар, ул дарулар белән реакциягә керергә һәм икенче эффект бирергә мөмкин.

Мәсәлән, седатив һәм антидепрессантларның эффекты булмаячак, ә организм тимерне үзләштермәячәк.
Дару төймәләрен сөт белән дә эчү тыела. Ул антибиотикларның һәм калкансыман биз өчен препаратларның үзләштерелүенә комачаулый.
Грейпфрут һәм әфлисун суты да каты тыю астында. Аларны препаратлар кабул иткән вакытта эчәргә киңәш ителми, грейпфрут сутын дару кабул итүгә 4 сәгать кала эчсәң, зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә аннан таблеткалар курсы вакытында баш тарту яхшырак, ди белгечләр.

"Кызыл-таң" сайты

Фото: "Лениногорск-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев