Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Гемоглобины түбәннәргә шпинат кирәк!

Башка бер генә яшелчәдә дә файдалы матдәләр шпинаттагы кадәр үк түгел. Шпинатның сусыл яфраклары аксымга, углеводка, бета-каротинга, органик кислоталарга, А, В, С, К, Е, РР, Н витаминнарына, клетчаткага, крахмалга, холинга, кешегә кирәкле күп кенә микроэлементларга бай. Иң кызыгы: пешергән вакытта башка яшелчәләрнең витаминнары, файдалы үзлекләре югалса, шпинатныкы шул килеш диярлек саклана.

Әлбәттә, түтәлдән генә өзгән яфрагы файдалырак, билгеле.

Шпинат кемнәргә файдалы? Азканлылыктан интегүчеләргә. Аның составында тимер күп.

Ябыгучы ханымнарга. Андагы клетчатка ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, организмны чистарта.

Яман шеш авыруы белән көрәшүчеләргә. Шпинат антиоксидантларга гаять бай. Өстәвенә, ул шешнең үсүен тоткарларга сәләте.

Йөрәк мускулы хәлсезлеге күзәтелгәндә.

Авыз эче, казналык бозылганда. Күз күреме бозылганда. Ул күз өчен файдалы бета-каротиннарга кишергә караганда да баерак. Шпинат кыйммәтле лютеинлы витаминнарны да алыштырырлык. 

Шушы файдалы һәм гаять талымсыз яшелчәне үзебез дә утыртып үстерә алабыз. Ул салкынга чыдам, 10 градуслы кыраулар да ала алмый аны. Шпинат үстерүнең төп сере – ул эссегә чыдамсыз. Көннәр кызуга китсә, аны үстереп булмый, шунда ук чәчәк сабагы чыгарып, орлык өлгертә башлый.  Шпинат орлыгы кибеттә бик арзан гына тора, орлыклары эре, чәчүе уңай. Аны йомшак туфракка, буразна араларын 15 см калдырып чәчәләр.

 

Шпинатны бер сезонда берничә тапкыр чәчеп үстерергә мөмкин. Беренчесе – иртә язда, икенчесе – җәй ахырына табарак, эсселәр сүрелгәч. Бу яшелчәгә корткычлар да ябырылмый, чирләми дә ул. Шуңа күрә аны химикатлар белән эшкәртү зарурлыгы да юк. Шпинатны яшел салатларда, ашларда кулланалар. Әмма шпинат кушып әзерләнгән ризыклар тиз бозыла, шуны истә тотыгыз. Шпинатны күпләп кышка туңдырып куйсагыз, ел дәвамында файдалы яшелчәдән өзелмәссез.

Бер генә ләкин бар: шпинатны нефрит, подагра һәм бавыр авыртканда күп итеп кулланырга ярамый.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/bakcha/gemoglobiny-tbnnrg-shpinat-kirk

http://bavly-tat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев