Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Гипертония инсультка китерергә мөмкин

Гипертония авыруын кисәтеп яки дәвалап буламы? Кан басымы нинди югарылыкка күтәрелсә куркыныч тудыра? Укучыларыбыз сорауларына Республика клиник хастаханәсенең табиб-кардиологы Фәридә Ризатдинова җавап бирә.

– Минем эшче кан басымым 145/90 һәм үземне бик яхшы хис итәм. Ә кызым табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк ди. Үзем хафаланыр өчен сәбәп тапмыйм.
Рузалия Гайнуллина,
Казан.

– Хәзерге вакытта “эш кан басымы” дигән төшенчә кулланылмый, артериаль кан басымы нормаль яки югарырак булырга мөмкин. Кешенең кан басымы 140/90нан югары икән, бу артериаль гипертензия, ягъни гипертония турында сөйли. Артериаль гипертония еш кына бернинди билгесез үтә. Ягьни кеше үзен яхшы хис итсә, үтәр әле дип кул селтәсә дә, моңа шактый җитди карарга кирәк. Чөнки гипертония инсульт, миокард инфаркты, йөрәк һәм бөер эшчәнлегенең бозылуына китерергә мөмкин.

Гипертонияне дәвалау дарулар ярдәмендәге терапия белән генә чикләнми. Йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү мөмкинлеген киметү өчен тозны, майлар һәм шикәр куллануны киметергә кирәк. Рационда яшелчәләр һәм яшел тәмләткечләр күләмен арттырырга, даими физкультура белән шөгыльләнергә, тәмәке тартуны ташларга, гәүдә авырлыгын нормада тотарга, алкогольле эчемлекләр кулланмаска киңәш ителә.

– Гипертония өлкән яшьтәгеләр өчен генә куркынычмы? Аны кисәтеп буламы?
Ленар Гафуров, 
Әлки районы.

– Яшьләр дә гипертония белән очраша, тик аның үсеше нигездә нәселдәнлек һәм барыннан да элек, безнең яшәү рәвеше – дөрес тукланмау, аз хәрәкәт итү, стресс, артык авырлык, тәмәке тарту һәм спиртлы эчемлекләр куллануга бәйле.

– Артык авырлык гипертониягә китерергә мөмкинме? Кеше күпме авырлык туплагач борчылырга тиеш?
Гүзәл Гарифуллина,
Казан.

– Артык авырлык – артериаль гипертониянең әйдәүче сәбәпләреннән берсе. Аны исәпләп чыгаруы бик гади. Моның өчен, гәүдә авырлыгын (килограммнарда) буй озынлыгының (метрда) квадратына бүләргә кирәк. Иң кулай гәүдә авырлыгы индексы – 18,5-24,9 кг/м2. Шуннан арта икән, бу артык авырлык дип санала. Шунысына игьтибар итик, кайчак бу сан нормада булса да, кешеләрнең бил әйләнәсенең озынлыгын үлчәп карарга кирәк. Ул ир-атларда — 102, хатын-кызларда 80 сантиметрдан артмаска тиеш.

 – Артериаль гипертониядән интегәм, дарулар эчеп торам. Терапевт күбрәк хәрәкәт итәргә, йөгерергә киңәш итә. Тик куркам, хәлем тагын да начарайса?
Рамилә Корбанова,
Әтнә районы.

– Күбрәк җәяү йөрергә киңәш итәбез. Сәгатенә 6-7 чакрым тизлек белән атлау иң кулай вариант. Сау-сәламәт кешеләргә көненә 5 чакрым җәяү йөрү кан басымын нормада тотарга ярдәм итә. Ә кан басымы югары булганнарга атнага ким дигәндә өч тапкыр шушы аралыкны җәяү үтәргә тәкъдим ителә.

– Гипертониянең инсультка китерү куркынычы ни дәрәҗәдә югары?
Рушания Мисбахова, 
Арча.

–  Гипертония авыруы инсульт һәм инфарктка китерә торган төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Боларны кисәтү һәм булдырмас өчен дәваланырга, табиб биргән киңәшләрне төгәл үтәргә кирәк. Аеруча өлкән яшьтәге ирләр үзләрен авыру итеп күрергә теләми. Шул рәвешле организмнарына авырлык китерәләр. Хәлең бетеп егылганчы эшләргә ярамый. Туктап-туктап, ял итеп эшләргә кирәк.

–  Кан басымын дарусыз гына төшереп буламы?
Айгөл Нуретдинова,
Чаллы.

– Ниндидер фиточәйләр, яки дару үләннәре кулланыр алдыннан табиб белән киңәшергә кирәк. Чөнки һәркемнең организмы үзенчәлекле. Кемгәдер бер төрле дару үләне туры килсә, икенчесендә ул аллергия китереп чыгарырга, яки, гомумән, кан басымын төшерер урында киресенчә күтәрергә мөмкин. 

Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте ярдәмендә Лилия Гайнуллина әзерләде.

http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/gipertoniya-insultka-kitererg-mmkin

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев