Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

ГӘРӘБӘ МУЕНСА МАТДӘЛӘР АЛМАШЫН ЯХШЫРТА

Әбиләрнең гәрәбә муенсаларын бер дә салмавына игътибар иткәнегез бардыр. Бу таш кеше сәламәтлегенә файдалы.



Гәрәбә — ылыслы агачларның ташка әверелгән сумаласы. Ул миллион еллар энергия туплаган, хуҗасына уңыш, матурлык, озын гомер бирә ала. Белгечләр гәрәбәне “кояш ташы” дип атый. Бу исем аңа алтын сары төсе өчен кушылган. Гәрәбә 79 % углерод, 10,5 % водород һәм 8,5 % кислородтан тора. Ул күңел төшенкелеге, депрессиядән коткара, яхшы кәеф бүләк итә дип санала. Гәрәбә турында борынгы дәвачылар, шулай ук Әбүгалисина хезмәтләрендә дә күрергә була.

Литотерапевтлар, гәрәбә баш өянәге, йокы бозылу, нерв киеренкелеге, калкансыман биз авыруларыннан булыша, организмны Д витаминына тулыландыра, иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, дип раслый.

Гәрәбәнең чынлыгын тозлы суга салып тикшерәләр. Чын таш суда батмый.

Чыганак: "Ирек мәйданы"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев