Иммунитетны ныгыта торган яшелчә
СӘЛАМӘТЛЕК

Иммунитетны ныгыта торган яшелчә

COVID-19 чире һәм салкын тию авырулары арту сезонында иммунитетны ныгытырга һәр россияле өчен яхшы таныш яшелчә -

  — помидор ярдәм итәчәк.

Помидорда организм өчен файдалы матдәләр, шул исәптән иммун күзәнәкләрне активлаштырырга сәләтле көчле антиоксидант — ликопин бар, дип аңлатты табиб-диетолог, Илкүләм диетологлар һәм нутрициологлар ассоциациясе әгъзасы Наталья Круглова Sputnik радиосына биргән интервьюсында.

«Ликопин организмны йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, шулай ук онкология авырулары китереп чыгарырга мөмкин булган ирекле радикаллар йогынтысыннан яклый. Ликопин ярдәмендә иммунитетның саклагыч күзәнәкләре активлаша», — дип билгеләп үтте ул.

Иң күп антиоксидантлар көньяк помидорларында, дип саный табиб-диетолог.

 

 https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев