Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Кабак орлыгы кешенең кәефен күтәрә

Кабак орлыгы кешенең кәефен күтәрә, канда шикәр күләме тотрыклана, кан тамырлары ныгый, ашкайнату системасы яхшырак эшли. Кабак төше балалар организмын ныгыта, нервларны тынычландыра.

35 яшьтән узган ир-атларга кабак төшеннән баш тартмаска киңәш ителә. Аларга уңай йогынты ясый торган төп компонент – цинк. 100 грамм орлыкта тәүлеклек норманың яртысы бар. Цинк тестостерон молекуласын төзүдә катнаша һәм ир-ат җенес системасының сәламәтлеге өчен җавап бирә.
F витамины – йөрәк-кан тамырлары системасына, ә В витамины – матдәләр алмашына, канда холестеринның кимүенә һәм баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.

Хатын-кызларның яшьлекләрен саклап калу өчен борчылулары һәркемгә мәгълүм. Кабак орлыкларындагы Е витамины җыерчыклар һәм биттә пигментация барлыкка килүне һәм, гомумән, организмның картаюын акрынайта.

Никадәр генә файдалы булса да, чамасын белми ашасаң, кабак орлыгы ашказаны җәрәхәте авыруын кискенләштерергә, шулай ук тозларның организмнан чыгуын акрынайтырга яки туктатырга мөмкин.

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kabak-orlygy-keshene-kefen-ktr

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тыква кабак семена тыквы кабак төше

2
X