Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Кан сыеклата торган дарулар инсульт китереп чыгарырга мөмкин

Коронавирус белән авырганнан соң канны сыеклата торган препаратлар ярдәмендә тромблар барлыкка килүне мөстәкыйль рәвештә профилактикалау инсультка китерергә мөмкин,

дип белдергән иммунолог Ирина Ярцева ura.ru порталындагы әңгәмәсендә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Коронавирус инфекциясен кичергәннән соң канны сыеклата торган препаратларны озак вакыт дәвамында кулланырга ярамый, чөнки алар бөтен кешегә дә туры килми. Бары тик пациент хастаханәгә озатылган, стационарда дәваланган, анда өзлегүләр ачыкланган һәм табиб тиешле дарулар билгеләгән очракта гына әлеге препаратларны кулланырга мөмкин», — дигән табиб.

Ирина Ярцева әйтүенчә, пациентларның күпчелеге үз белдекләре белән әлеге препаратны эчә.

«Күпләр озак вакыт дәвамында антикоагулянтлар эчә һәм әлеге фонда геморрагик инсульт рәвешендә өзлегүләр барлыкка килә», — дигән ул.

https://vatantat.ru

https://pixabay.com фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев