Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Кишер канны арттыра, томауны бетерә, йөрәкне ныгыта

Кишер ашагач, авыз куышлыгы микроорганизмнардан чистара. Ангина, стоматит, грипп булганда, кишер согы белән авызны һәм тамакны чайкыйлар.

Томау төшкәндә, 4 өлеш кишер согына 3 өлеш үсемлек мае, 1 өлеш сарымсак согы кушып, борынга тамызалар. Аны көненә 3–4 тапкыр, өчәр тамчы тамызасы. Тавыш беткәндә, бер кишерне турап, ярты литр сөттә пешереп сөзәсе дә шуны җылы килеш аз-азлап эчәсе, тамакны чайкыйсы. Кишер согының тәме ошамаса, 1 кисәк лимон салырга да мөмкин. Кишер согы йөрәк мускулының арыганлыгын баса, яшелчәдәге кобальт тозлары исә кан басымын җайга сала, гемоглобинны яхшырта, В12 витаминын эшләп чыгарырга булыша. Миокард инфарктыннан соң 2–3 атна үткәч үк кишер согы эчә башларга ярый.

https://vatantat.ru/2022/12/100291/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X