Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова Кытайдан посылкалар куркынычсыз һәм коронавирусның мондый юл белән тапшырылу мөмкинлеге дә аз, дип белдерде.
Попова журналистларга булган әңгәмәсендә әйткәнчә, "вирус 40 градус температурага чыдамый һәм әйләнә-тирә мохиттә озак сакланмый, әмма бу әле раслауны таләп итә".
Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары россиялеләрнең Aliexpress популяр интернет-кибетендә заказ бирүдән баш тартулары турында язып чыккан иделәр. Төп сәбәп - вирус эләгүдән куркалар.
Фото:https://pixabay.com
Нет комментариев