Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Суда аякларны көзән җыерса...

Бу очракта нишләргә? Табиб киңәшләренә колак салыгыз.

Эссе көннәр башланды. Су коенганда бәлагә тарымас, хәвеф-хәтәргә очрамас өчен белгеч киңәшләренә колак салыгыз.

“Инвитро-Сибирь” клиник-диагностика лабораториясенең баш табибы Андрей Поздняков, су коенган вакытта аякларны көзән җыера башласа, шунда ук ярга әйләнеп кайтырга кирәк, дип белдерде. Эксперт көчле авырту кешеләрдә еш кына паника уята, дип аңлата. Андый көзән җыеру суда хәрәкәт итү өчен куркыныч түгел, дип билгели ул.

“Ничек кенә булса да, кичекмәстән ярга чыгарга кирәк. Иң киң таралган аяк мускулларын көзән җыеру суда хәрәкәт итү өчен куркыныч түгел, әмма бик авыртулы. Алар еш кына паника китереп чыгара, ә бу суга батуга китерә”, — дип сөйли Поздняков.

Ул судан чыкканнан соң, авыр булмаган күнегүләр ярдәмендә аякларны сузарга тырышырга киңәш итә.

Фото: татар-информ

http://bavly-tat.ru/news/kirkle-kyzykly-sandygy/suda-ayaklarny-kzn-yersa

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев