Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Табиб меланоманы үзлектән ачыклау ысулын аңлатты

Тәндә биштән артык миң булса, аларны һәрдаим тикшереп, фотога төшереп торырга кирәк.

Меланома куркынычы күп санлы миңнәр булганда арта. Теләсә кайсы миң меланомага әйләнергә мөмкин.

Табиб һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Александр Мясников бу хакта ук «Россия-1» телеканалы эфирында әйтте.

Тәндә биштән артык миң булса, үзгәрешләр булган очракка, аларны һәрдаим тикшереп, фотога төшереп торыргә кирәк. Миңнәрне «АКОРД» системасы буенча — асимметрия, кырыйларының тигезсезлеге, төсе, зурлыгы, динамикасы буенча тикшерергә киңәш ителә. Үзгәрешләр булса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шулай ук табиб Мясников миңнең калынлыгына игътибар итәргә кушты: әгәр дә миң тиредән бер миллиметрдан күбрәк чыгып торса, аны белгечкә күрсәтү зарур.

Тире яман шеше куркынычын киметү өчен, кояштан саклый торган кремнар файдаланырга кирәк һәм солярийга йөрергә ярамый.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев