Табиб стресстан иң яхшы продуктны атады
СӘЛАМӘТЛЕК

Табиб стресстан иң яхшы продуктны атады

Табиб-диетолог, медицина фәннәре докторы Михаил Гинзбург стресска каршы көрәшергә ярдәм итә торган продуктны атады. Бу хакта ул “Россия 1” телеканалы эфирында сөйләде.

Табиб сүзләренә караганда, мондый продукт булып базилик тора. Анда B1, B2, B3 һәм B6 витаминнары бар, алар баш миенең эшен яхшырта, курку-хәвефне җиңәргә булыша.

Табиб Сергей Агапкин, составында базилик булган дарулар, транквилизаторлар төркемендәге препаратлар кебек үк, куркуга каршы көрәштә нәтиҗәле булырга мөмкин, дип өстәде.

“Тикшеренүләр вакытында стресс бозылуы булган кешеләргә 400-1200 миллиграмм (якынча бер грамм) дозада капсулаларда киптерелгән базилик биргәч, аның курку-хәвефкә каршы чара булуын күрсәтте”, — дип сөйләде Сергей Агапкин.

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-06-03/tabib-stresstan-i-yahshy-produktny-atady-2827451

Алдан табиб белән киңәшләшү кирәк!

https://www.pexels.com/ru-ru/


Табиб стресстан иң яхшы продуктны атады

Нет комментариев