Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Табиб йөргәндә киемгә пычрак чәчрәүнең сәбәбен аңлатты

Табан – организмның икенче йөрәге, ди белгечләр. Ни гаҗәп, организмыбызның саулыгы турыдан-туры шуңа бәйле икән.

Травматолог-ортопед Евгений Бикташев кемнеңдер яңгырлы көндә пөхтә, ә кемнеңдер бик тырышса да пычранып йөрүенең сәбәбен әйтте. Бу хакта vatantat.ru сайты хәбәр итә.

– Табанның кеше организмында тоткан урыны әйтеп бетергесез. Терәк-хәрәкәт аппараты нәкъ менә шуннан башлана. Табанның формасы бозылмаган булса, ул яхшы хәрәкәтләнсә, калган барлык органнар да көйле эшләячәк. Хәрәкәтләнгәндә табанга басым тигез төшәргә тиеш. Табан белән бәйле хилафлыклар күзәтелгәндә, кешенең умыртка баганасы кәкрәя (сколиоз), тез, оча һәм бот буыннары туза. Йөргәндә киемгә пычрак чәчрәү дә табандагы хилафлыкларга  бәйле. Бу бер аякка нагрузка икенчесенә караганда күбрәк булу белән аңлатыла, – диде ул «ВТ» журналистына.

http://chelny-rt.ru/news/slamtlek/tabib-yrgnd-kiemg-pychrak-chchrne-sbben-alatty

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Табиб йөргәндә киемгә пычрак чәчрәүнең сәбәбен аңлатты