Татарстанда ЭКО буенча чиратны алдагы ике елда күпкә киметү ниятләнә. Бу хакта брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.
«ЭКО — балалар туу күрсәткечен арттыру коралларының берсе», — диде министр. Чират кайчан кимүгә килгәндә, аның сүзләренчә, бу нәтиҗәлелек мәсьәләсе белән бәйле. Мәскәү, Санкт-Петербург, Казанда ЭКО нәтиҗәлелеге зур. «Теләгән нәтиҗәгә китереп җиткерү 40 процент тәшкил итә. 2020-2021 елларда бу мәсьәләне хәл итәрбез дип уйлыйм», — диде.
Марат Садыйков әйтүенчә, бүген регистрда ЭКО ярдәменә мохтаҗ 2 меңнән артык хатын-кыз исәпләнә.
«Мәҗбүри медицина иминияте буенча федераль акчалар да бар. Президентка да рәхмәт: ЭКО ярдәмен арттыру өчен 21 млн сум тирәсе субсидия бүлеп бирелде», — дип әйтте министр.
https://tatar-inform.tatar/news/health/23-12-2019/tatarstanda-eko-buencha-chiratny-aldagy-ike-elda-k-pk-kimet-farazlana-5712728
Фото:https://pixabay.com/ru/
Нет комментариев