Февраль аенда республика коронавирустан 190 мең доза препарат алачак.
Татарстанда халык ихтыяҗы буенча «Спутник V» препараты белән тәэмин итүне арттырачаклар.
«Без шушы көннәрдә җитәрлек күләмдә яңа партия алачакбыз — 70 меңгә якын доза, һәм акрынлап кайтарыла торган препаратлар санын арттырачакбыз. Февраль аенда 190 меңгә якын доза планлаштырыла», - диде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта.
Галимова сүзләренә караганда, ил җитәкчелеге бу вакцинаны җитештерү темпларын арттыру буенча бурычлар куйган, димәк, бу регионнарга илтеп җиткерүдә дә чагылыш табачак. Журналистның Татарстан Президенты вакцинациясе турындагы соравына спикер: «Рөстәм Нургалиевич моны эшләгәч тә, бу хакта һичшиксез хәбәр итәчәк».
Нет комментариев