Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Тән тиресен саклагыз! Яшь булырсыз

Барыбыз да яшьлекне озаграк сакларга тели, беребезнең дә картаясы килми. Картаюны, беренче чиратта, тән тиресенә карап аңларга була. Шуңа аны һәрвакыт кайгыртып торырга кирәк.

Сакланыгыз
•    Кояш нурларыннан сакланыгыз. Җәй көне киң кырлы эшләпә, күзлек киегез. Тәнегезгә кояш нурларыннан саклый торган кремнар тидерегез. Көн саен сөртергә – SPF4-10, ә пляжга барганда һәм саф һавада йөрү өчен SPF25-30лы кремнар кулланыгыз.
•    Кышын урамга чыгар алдыннан суыктан һәм җилдән саклый торган кремнардан файдаланыгыз. Бу бигрәк тә озак йөрисе булганда мөһим. Коры тире өчен консистенция майлы һәм куе булырга тиеш.
•    Тәмәке тартмагыз һәм исерткеч эчемлекләрдән тыелырга тырышыгыз.

Туклануга игътибар итегез
•    Тиренең тыгызлыгын саклау өчен В төркеме витаминнарына (сыер һәм кош ите, йомырка, бодай, сөт), А һәм С витаминнарына (яңа җиләк-җимеш һәм яшелчә, яшел тәмләткечләр) бай продуктлар ашагыз.
•    Рационга үсемлек мае (кукуруз, көнбагыш, җитен, әстерхан чикләвеге мае), балык мае, балык (скумбрия, сельдь, сөләйман балыгы), чикләвек, кузаклы үсемлекләр, солы һәм бодай яралгыларын кертегез.
•    Аз калорийлы азыклар ашарга тырышыгыз, майлы, кыздырылган, баллы, тозлы ризыкларны чикләгез.
•    1 кг авырлыкка 30 г исәбеннән чиста су эчегез. Эчемлек сыйфатында шулай ук яңа сыгылган соклар, морслар, яшел чәй, кипкән җимеш компотлары, үлән төнәтмәләре (шалфей, зәңгәр мәтрүшкә, юкә, ромашка, бөтнек) файдалы.

Физкультура белән шөгыльләнегез
•    Физик активлык вакытында организм токсиннардан арына, тукымаларны һәм кан әйләнешен регенерацияләү стимуллаштырыла, барлык органнарга, шул исәптән тирегә туклыклы матдәләр транзиты тизләтелә. Коллаген эшләп чыгару яхшыра, күзәнәкләр кислород белән баетыла.
Атнага 150 минут физик йөкләнеш җитәрлек дип санала. Шулай итеп, көнгә нибары 20 минут шөгыльләнү гиалурон кислотасы эшләп чыгаруны арттыра. Ә 40 минутлык күнегүләр йөзгә матур алсу төс бирә торган элеидин аксымын ясап чыгарырга ярдәм итә.

Дөрес йоклагыз
•    Яшь күренер өчен, 7-9 сәгать йокларга кирәк. 22:00-23:00дән дә соңга калмыйча ятыгыз. Йоклаганда уңайлы рәвешне сайлагыз, чөнки җыерчыклар йөз мендәргә тиеп торса да чыгарга мөмкин.

Дания Нәгыйм әзерләде

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/tn-tiresen-saklagyz-yash-bulyrsyz

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев