Хәтерне яхшырту өчен күнегүләр
– һәр хәрефкә сүз әйтеп, алфавитның бар хәрефләрен тиз генә кабатлап чыгыгыз (а-алма, б-балта…);
– бер хәрефкә башланган 20 сүз әйтегез һәм аларны номерлап барыгыз (1 – күлмәк, 2 – китап, 3 – кунак…);
– бер минут элек, бер сәгать яки кичә нәрсә эшләгәнегезне, соңгы өч көндә иртән нәрсә ашаганыгызны искә төшерегез;
– әгәр уң кулыгыз белән язсагыз, сул кул белән язып карагыз, ә сулагайлар, киресенчә, уң кул белән языгыз;
– караңгы бүлмәдә йөреп карагыз, ул хәтерне, игътибарны арттырыр;
– укуга, эшкә барганда моңа хәтле таныш булмаган юлдан йөрсәгез, баш мие эшчәнлеге яхшырыр;
— кибеткә кергәч, калькулятор кулланмагыз. Хәтердән генә кушу, алу баш мие эшчәнлеген яхшыртыр.
https://vatantat.ru/2022/12/100738/
https://photo.tatar-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев