Лениногорск муниципаль районының 6 нчы урта мәктәбе, Шөгер мәктәбе базасында 10 нчы сыйныф укучыларының биш көнлек хәрби өйрәнү җыеннары узды.
Җыеннарында барлыгы 95 кеше катнаша.
Җыенда катнашучылар тактик һәм кораллы әзерлек, стройда йөрү, физик, хәрби - медицина әзерлеге элементлары, каравыл һәм эчке хезмәтләр оештыру, шулай ук радиацион, химик һәм биологик саклану хәрби хезмәт иминлеге нигезләре, гомумхәрби уставлар мәсьәләләре буенча әзерлек үттеләр.
Уку җыеннарында катнашучыларның барысы да «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) нормативларын тулысынча үтәделәр.
Фото Гүзәл Миргалиева




Нет комментариев