Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Данил Садриев: Шәп сикердем, җил дә бераз булышты

Пекиндагы Олимпиадада чаңгыда трамплиннан сикерү буенча көмеш медаль яулаган Данил Садриев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты белән команда турнирында триумфаль чыгыш ясаганнан соң үзенең хис-тойгылары белән уртаклашты.

Шулай ук Пекинда куелган 107,5 метрлы рекордның үзе өчен максимум түгеллеген әйтте.

«Хисләр, гомумән, аңлатып бетергесез, бу ниндидер искиткеч нәрсә. Инде күп вакыт узды, ә миңа әле дә төш кебек тоела. Әйе, мин чыннан да бик шәп сикердем, җил дә бераз ярдәм итте, аннан башка булмый, ләкин сикерүем дә бик яхшы килеп чыкты. Шәхси рекордыма килгәндә, күптән түгел узган җыенда мин ераккарак та — 111 метрга сикердем. Барысыннан да ераккарак сикереп, бу сезонда Казакъстанның Гран-приенда мин шулай ук рекорд куйдым», — дип белдерде ул.

Данил Садриев — Олимпия уеннарында Татарстаннан булган тугыз вәкилнең берсе.

http://Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sport/09-02-2022/olimpiadada-i-g-n-tatarstan-egete-sadriev-sh-p-sikerdem-il-d-beraz-bulyshty-5848994

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Данил Садриев олимпиада 2022 медаль данил садриев