Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск рәссамының үзенчәлекле роботы “туды”

Лениногорскида Робингошаның энесе дә барлыкка килде.



Лениногорскиның бер урамында роботка охшаган, гадәти булмаган сын барлыкка килде, дип язган идек. Аны җирле рәссам Евгений Завитневич көнкүреш техникасы калдыкларыннан җыйган иде. Яратып, Робингоша дип исем кушты.


Хәзер шушы роботның туганы да бар. Евгений Завитневич тагын осталыгын, талантын, фантазиясен эшкә “җиккән”.

Ике робот та көнкүреш техникасы калдыкларыннан ясалган. Монда ватык тузансуырткыч та, кер юу машинасы да, принтер да кулланылган.

Икенче роботның исеме әлегә билгеле түгел. Ә менә аның янында фотога төшәргә теләүчеләр күп, ди рәссам Евгений Завитневич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев