Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Сабантуй - 2024» Лениногорск (+фото һәм видео)

2024 елның 8 июнендә Лениногорск шәһәре Сабантуе узды. Бәйрәмнән бик күп фотолар.

Фото авторы Рамия Гарифуллина.

Лениногорск шәһәре Сабантуена Казан шәһәре кунаклары да килгән иде. Алар – Гүзәлия һәм Артур Минһаҗев дуэты. 

 

 

«Сабантуй» бәйрәменең ачылу тантанасы.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән Казан шәһәреннән килгән кунакларны тантаналы рәвештә, бавырсак белән каршы алдылар. 

Гаилә елы уңаеннан, 10нан артык династиясе булган гаиләләрне дә хөрмәтләделәр. 

Бәйрәмнең тантаналы өлешенең берсе – алдынгыларны бүләкләү. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә көч куйган якташларыбыз хөрмәткә лаек булды.

Алдынгыларны бүләкләү турында язган идек монда. 

Лениногорскида «Кыр батыры» да билгеле булды. Аның турында укый аласыз монда

«Сабантуй» бәйрәме төрле милли уеннардан – кашык кабып, чиләк белән көянтә күтәреп, капчык киеп йөгерүдән, аркан тарту, чүлмәк вату, катыктан тиен акча эзләү, утын яру, гер күтәрүдән торды. Бу хакта язган идек. 

Шулай ук, милли көрәш, ат чабышлары, «Аударыш»тан башка аны үткәрү мөмкин түгел. 

 

Соңыннан, «Сабантуй» батырларына бүләк – сарык та, истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар. 

Лениногорскида узган «Сабантуй – 2024» батыры кем? Бу хакта язган идек. 

Лениногорскида узган «Сабантуй» бәйрәме быел да күңелле һәм истә калырлык булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев