КЫСКА ХӘБӘРЛӘР рубрикасы буенча яңалыклар
-
Зеленая Роща китапханәсендә халыклар дуслыгы фестивале үтте
Зеленая Роща авылы - районыбызда күпмилләтле авыл булып санала.
-
Керкәледә өмә «Әтәч» коесына да барып җиткән
Керкәле - шифалы сулы чишмәләре белән горурлана ала.
-
Сарабиккол артистлары хатын-кыз образын тулы итеп бар яктан ача алдылар (+ фотолар)
Тамашачылар Сарабиккол халык театры тәкъдим иткән спектакльне карап, рухи байлык туплап кайтып китте. “Әниләр һәм бәбиләр” спектакле – “Алтын битлек” халык театрының чираттагы уңышы иде.
-
Яши алмый авыл гармунсыз (Мөэмин-Каратайда гармунчылар бәйгесе)
Мартның бер кичендә Мөэмин-Каратайның олысы-кечесе еллар буена сузылган сериалларыннан аерылып, мәдәният йортына агылды.
-
Куакбашта бөек галим Габдерәхим Утыз Имәнинең шәҗәрәләре буенча китап тәкъдим иттеләр
Куакбаш авылында 1821-1823 елларда беренче мәдрәсә төзеткән, үзе шунда укыткан, бүгенге көндә дә шушы авылда дистәләгән нәсел дәвамчысы яшәгән бөек галим Габдерәхим Утыз Имәнинең шәҗәрәләре китап булып, мәңге югалмаслык хәзинә булып “кайтты”.
-
Кирлегәч авылында ифтар мәҗлесе үткән
Кирлегәч авылында бик матур,үзенчәлекле ифтар мәҗлесе үтте.
-
Мичурин Мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме үткән (фотолар)
Районның Мичурин авылы Мәдәният йортында балалар белән Нәүрүз бәйрәме үткән.
-
Түбән Чыршылының үзешчән артистлары спектакль тәкъдим итте
Түбән Чыршылыда мәдәни учакны дөрләтеп торалар. Бигрәк тә ел саен яңа спектакльләр куеп, авыл халкын әхлакый байлык, рухи азык белән тәэмин итәләр.
-
Орлык - уңыш нигезе, ди бүлекчәдә эшләүчеләр
Әле басу-кырларда кар булса да, үсемлекчелектә эш тынып тормый: уҗымнарның торышын бәяләп, язгы чәчүгә дигән материалларны карап, аларны тикшереп, эш белән мәшгуль булган вакыт. “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Лениногорск районы бүлекчәсе әлеге эшләрне башкара.
-
Юлтимердә авылдашлары Рамил Вафинның иҗат кичәсен уздырдылар
Балачакның якты, самими хатирәләрен сагынып, юксынып, олы яшькә җиткәч, кулына каләм ала ул.
-
Зәй-Каратай мәктәбенең ветеран укытучы-остазлары бергә очрашты (+ фотолар)
2023 ел Россия күләмендә Укытучылар һәм остазлар елы диеп, Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак билгеләп үтеләчәк. Шушы уңайдан, Зәй-Каратай мәктәбендә без ветеран укытучыларыбыз, остазларыбыз белән очрашу оештырдык.
-
Иске Шөгер авылы быел 23 февральне башкача итеп уздырды
Иске Шөгер авыл җирлеге Ватанны саклаучылар көнен быел башкача итеп уздырды, спорт бәйрәме буларак үтте.
-
Районыбыз авылларында «Шәм җылысы» акциясенә кушылдылар
Урдалы авылы мәдәният йортында авылның актив апалары, китапханә һәм клуб хезмәткәрләре “Шәм җылысы” акциясен башладылар.
-
Юлтимер мәчетендә авыл имамы олы буын кешеләре белән очрашты
Юлтимер мәдәният йорты һәм китапханә авыл мәчете белән берлектә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлап, чара уздырды.
-
Мөэмин-Каратайдан язалар: өметләнәбез, безне дә ишетерләр
Мөэмин-Каратай авылы җирлегендә барлыгы 156 хуҗалык санала.