Рухи яктан сау-сәламәт бала тәрбияләүнең төп кагыйдәсе нинди?
Бала алар янына килеп, борчулары белән уртаклашып, сыену табарга тиеш.
Гаилә психологы, дини белемле сексолог Һава Шәйдуллина рухи яктан сау-сәламәт бала үстерү өчен иң мөһим кагыйдәне әйтте.
«Иң төп кагыйдә – әти-әнинең бәхетле булуы. Әгәр алар бәхетле түгел, проблемаларга баткан һәм аларны чишә алмый икән, димәк, алар балага ярдәм итә алмый. Ә әти-әни балага терәк булырга тиеш. Бала алар янына килеп, борчулары белән уртаклашып, сыену табарга тиеш», - диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында.
Элегрәк белгеч баласын ялгыз тәрбияләүче хатын-кызның үз өстенә әти кеше вазифасын да алырга тиеш түгеллеген әйткән иде.
Психолог Һава Шәйдуллина белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев