Үткәрелгән тикшеренүләр Татарстан бодайларының барлык күрсәтелгән нормаларга тулысынча җавап бирүен раслады.
2026 елның 1 сентябреннән 16 ноябренә кадәр РФ Авыл хуҗалыгы продукциясенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең Татарстан Республикасы буенча филиалы белгечләре 17,5 мең тонна гомуми массалы җиде партия азык-төлек йомшак бодайның Мозамбик һәм Кения таләпләренә туры килүен расладылар.
Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнчыгыш Африка илләре импортлана торган ашлыкка карата өч юнәлеш буенча — сыйфат, куркынычсызлык һәм фитосанитар торыш ягыннан катгый таләпләр куя. Сыйфат өлешендә дымлылык, ашлыкның натурасы, аксым һәм җилемчә (клейковина) күләме, шулай ук кандала-черепашка зарарлаган бөртекләрнең булмавы аеруча мөһим.
Куркынычсызлыкны контрольдә тоту кысаларында партияләр микотоксиннар (аерым алганда, афлатоксиннар), авыр металлар һәм пестицидларның калдык микъдарлары булмауга тикшерелә. Фитосанитар нормалар буенча карантин зарарлы организмнардан — әйтик, амброзия, үрмәле горчак, сабак һәм каты головня, бодай нематодасы, амбар корткычлары — ашлыкның тулысынча чиста булуы, шулай ук җибәрү алдыннан йөкне мәҗбүри профилактик зарарсызландыру таләп ителә.
Үткәрелгән тикшеренүләр Татарстан бодайларының барлык күрсәтелгән нормаларга тулысынча җавап бирүен раслады. Партияләргә куркынычсызлык һәм сыйфат сертификатлары, шулай ук карантин астына алынган продукциянең карантин фитосанитар торышы турында бәяләмәләр бирелде.
татар-информ
Нет комментариев