Шөгер мәктәптән тыш эшләр үзәге укучылары агролаборатория белән танышты
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгер мәктәптән тыш эшләр үзәге укучылары агролаборатория белән танышты

Дәрестән тыш эшчәнлек.

Шөгердәге мәктәптән тыш эшләр үзәге, шулай ук Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе укучылары “Россельхозцентр” филиалының Лениногорск бүлекчәсе эшчәнлеге белән таныштылар. Бүлекчә Шөгер авылында урнашкан. 

Бу гади экскурсия түгел, ә аграр фән дөньясына чынлап торып кереп китү иде. Укучылар кечкенә орлыкның,  булачак уңыш нигезе булганчы,  нинди озын һәм катлаулы юл үтүен белделәр.

Бүлекчә лабораториясендә тормыш кайнап тора: биредә микроскоплар белән белгечләр орлыкларны тишелешкә, сортның чисталыгына һәм куркыныч авырулар булмауга тикшерә. Шөгер укучылары чын экспертларның ничек эшләвен күрделәр һәм чәчү өчен ни өчен бары тик сыйфатлы, тикшерелгән материал гына куллануның ни өчен шулай мөһим икәнен аңладылар.

Бүлек җитәкчелегенә һәм белгечләре укучыларны җылы кабул иткән һәм белгәннәре белән уртаклашканнар, кызыклы, эчтәлекле һәм танып-белү экскурсиясе уздырганнар.

Бүлекчә башлыгы Мәүлетов Алмаз, бүлекчәнең әйдәп баручы агрономы Садыкова Софья һәм I категорияле агроном Бекенова Наиләгә зур рәхмәт сүзләре җиткерәләр. 

 


Нет комментариев