Татарстанда махсус операциядә катнашучылар музей һәм театрларга бушлай йөри алачак
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда махсус операциядә катнашучылар музей һәм театрларга бушлай йөри алачак

Әгәр чара болай да бушлай уздырылса, ташламага хокукны расларга кирәкми.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен дәүләт мәдәният учреждениеләренә бушлай бару тәртибе расланды. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карары ТР Хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Ташлама дәүләт музейларына һәм музей-тыюлыкларга, даими экспозицияләргә һәм вакытлы күргәзмәләргә бушлай керергә мөмкинлек бирәчәк. Ул шулай ук спектакльләргә, концертларга, цирк программаларына һәм агарту чараларына да кагыла. Мондый чаралар өчен учреждениеләр тамаша залында кимендә 3 процент урын бүлеп бирергә тиеш.

Әлеге мөмкинлектән файдалану өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай керү хокукын раслый торган документлар күрсәтергә кирәк. Алар урынына махсус операциядә катнашучылар «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан махсус QR-код күрсәтә ала.

14 яшькә кадәрге балалар өчен туу турында таныклык, гаиләнең калган әгъзалары өчен – паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ кирәк булачак.

Бушлай керү экскурсоводлар хезмәтенә һәм гастроль күргәзмәләренә кагылмый. Әгәр чара болай да бушлай уздырылса, ташламага хокукны расларга кирәкми. Карарның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Мәдәният министрлыгына йөкләнгән.

Татар-информ


Нет комментариев