Ипотека алу отышлы булачак
2024 елга ипотека ставкасы якынча 8 процент тәшкил итәргә тиеш.
Бу хакта Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуанов Федерация Советында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
- Ел саен 5 миллионнан да ким булмаган гаиләнең торак шартларын яхшыртачакбыз. Бу эшне 2024 елга кадәр башкарырга кирәк. Узган елда 3 миллион гаиләгә ярдәм иттек. Без биредә ташламалы ипотека буенча чаралар күрүне күздә тотабыз. Бурыч шундый: ипотека буенча ставка якынча 8 процент тәшкил итәргә тиеш, - диде Силуанов.
Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, быел августта Россия банклары тарафыннан бирелгән суммада ипотека буенча процент ставкасы еллык 9,57 проценттан 9,42 процентка кадәр кимегән.
Фото:https://pixabay.com
https://kiziltan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев