Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
Аш-су бүлмәсендә

Кара карлыганнан «5 минут» вареньесы

Безнең дустыбыз – Зөмәрә Шәрәпова кара карлыганнан “пятиминутка” вареньесы рецепты белән бүлешә.

Сез дә үзегезгә саклап куегыз әле. 

Кирәк була: 22 стакан карлыган
28 стакан шикәр комы
5 стакан су

“Карлыган, 14 стакан шикәр комы һәм суны кушып, кайнатып чыгарасың, күбеген җыясың. Аннары 5 минут кайнатырга. Туктатасың һәм калган шикәр комын (14 стканны) салып, яхшылап, нык итеп болгатасың.

Шикәре эреп беткәч тә банкаларга тутырасың. Япкач, банкаларны каплап утыртырга кирәк. Ашаганда башта желесын, аннан соң төптә карлыганлы желесын ашыйсың.

Бу рецепт буенча инде берничә мәртәбә сынап караганым бар. Тәмле килеп чыга. Карлыган йомшак, пешкән булырга тиеш. Шикәр комының  агы түгел, сарырак төстә булганы яхшы”, - дип бүлеште Зөмәрә Шәрәпова.

 

фото: ясалма интеллект ярдәмендә

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев