Цветаева пирогы пешерәбез
Ни өчен Цветаева пирогы дип исем бирелү турында төгәл мәгълүмат юк.
Алма пирогын каймак белән пешерергә мөмкин.
Алма пирогына ни өчен Цветаева пирогы дип исем бирелү турында төгәл мәгълүмат юк. Әмма рус язучылары Марина һәм Анастасия Цветаевалар 20 гасыр башында алма пирогы пешерергә яратканнар. Кунакларны сыйлаган дигән имеш-мимешләр йөри.
Камыр өчен кирәк: 150 гр ак май, 1 йомырка, 10 гр камыр көпшәкләндергеч, 100-120 гр шикәр комы, он. Камыр басарга, табаны майларга һәм камырны шуның эченә салып, кул белән җәяргә, 2 см чамасы биеклектә камырны таба кырыена күтәртеп куярга.
Эчлек өчен кирәк: 3-4 алма, 500 гр кибет каймагы, 3-4 йомырка, 6-7 аш кашыгы шикәр комы, ванилин.
Алманы әрчергә, юка итеп телемләп турарга, камыр өстенә тезеп чыгарга. Каймакка йомырка, шикәр комы, ванилин салып болгатырга һәм алма өстенә сыларга. Кырыендагы камырны үзегезчә матурлый аласыз.
180 градуска кадәр кызган газ мичендә әзер булганчы пешерергә, суынгач кисәргә. Ашларыгыз тәмле булсын.
Гөлүзә Василова.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев