Киләсе атна уртасында Татарстанда салкынайта һәм кар явар дип көтелә
ҺАВА ТОРЫШЫ

Киләсе атна уртасында Татарстанда салкынайта һәм кар явар дип көтелә

Татарстанда киләсе атна уртасында салкынайта һәм кар явар дип көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Ял көннәрендә Татарстанда җылы һава торышы көтелә. 26 октябрьдә төнлә һава температурасы +1... +6 градус, көндез 9-14 градус җылы була. Җил секундына 17 метр тизлек белән исәчәк.

27 октябрьдә республиканың күпчелек районнарында яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы + 4...+ 9 градус, көндез +13 градус була.

Дүшәмбе республиканың төньяк һәм төньяк-көнбатыш районнарына салкын атмосфера фронты килә. Төнлә һәм көндез һава температурасы якшәмбедәге кебек була, әмма җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитә. Синоптиклар явым-төшем дә вәгъдә итә.

Сишәмбе температура төшә башлый. Кайбер районнарда температура -3 градус, ә көндез +1...+6 градус була.

Чәршәмбе шулай ук салкын булачак һәм бераз кар явачак.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/25/195935/


Нет комментариев