Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Татарстан синоптиклары атна дәвамында көчле салкыннар булуы турында кисәтә

18 декабрьдә көндез һәм төнлә 13 градуска, аязганда 18 градуска кадәр салкын көтелә.

Синоптиклар атна дәвамында Татарстанда көчле салкыннар булуы турында кисәтә. Илнең Европа өлешенең күпчелеге көчле антициклон карамагында. Бер өлеше исә республика территориясендә булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртән республиканың кайбер районнарында томан көтелә. Бүген, 18 декабрьдә көндез һәм төнлә 13 градус, аязганда 18 градуска кадәр салкын булачак.

Чәршәмбе, 19 декабрьдә, төнлә һәм иртән һава температурасы 18 градуска, аязганда 24 градуска кадәр салкын көтелә.

Пәнҗешәмбе шулай ук салкын һава торышы саклана. Төнлә 15 - 20 градус (аязганда - 25 градус), көндез 12 - 17 градус салкын булачагы фаразлана.

Җомга, шимбә шулай ук түбән температура сакланачак, урыны белән кар явуы көтелә.

 

Фото: архив/Рамиль Гали

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев