Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә
ҺАВА ТОРЫШЫ

Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә

28 гыйнварда, Татарстан территориясендә урыны белән кар явачак, буран булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көньяк-көнчыгыштан көчәючән талгын җил көтелә. Урыны белән юлларда бозлавык хасил булачак.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -18 градуска кадәр, ә аязган вакытта -23 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -7 градустан -12 градуска кадәр булачак, дип кисәтә республика синоптиклары.

 

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев