Татарстанның гидрометеорология үзәге һава торышы бозылу турында хәбәр чыгарды.
Синоптиклар мәгълүматынча, чәршәмбе кич, төнлә һәм 23 майда көндез республикада урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә.
Җил көньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.
Гомумән алганда, Татарстанда иртәгә аязучан-болытлы һава булачак. Төнлә һава температурасы +7 - +12 градус тәшкил итсә, көндез +19, +24 градуска кадәр җылытачак.
almet-rt.ru
фото:Зилә Мөдәррисова
Нет комментариев