Татарстанда яшен, көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә
ҺАВА ТОРЫШЫ

Татарстанда яшен, көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”).

Бүген, 8 июльдә, кичен, 9 июльдә төнлә һәм иртән Казанда һәм урыны белән Татарстанда яшен, көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстан буенча секундына 17 — 22 метрга кадәр, Казанда секундына 15 — 20 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил булуы мөмкин.

 

фото:pixabay.com


Нет комментариев