Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Татарстанга чын кыш килә

Пәнҗешәмбе төнгә, 29 ноябрьдә, Татарстанда 15 градус салкын була. Бу хакта КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев хәбәр итә.

“Татар-информ” язуынча, 27 ноябрьдә, көндез 5 градуска, төнлә 10 градуска кадәр салкын була. 28 ноябрьдә көндез -7 градус, төнлә исә -15 градус көтелә.

  Пәнҗешәмбе, 29 ноябрьдә Татарстанда, җил төньяктан искәнгә, тагын да салкынрак булачак. Көндез 12 градуска, төнлә 15 градуска кадәр суытачак.

   Көзнең соңгы көнендә, 30 ноябрьдә, бераз җылыта. Көндез 6 градус, төнлә 11 градус салкын булачагы фаразлана. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә һава торышы -7 градустан түбән булмаячак.  

Моннан тыш, Переведенцев Татарстанда даими кар катламы ятуын хәбәр итә. Хәзер ул, метеостанция мәгълүматлары буенча, 12 сантиметрны тәшкил итә.  

 Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=23986

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев