Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авылның киләчәге – үзебезнең кулда

Иртәннән болытлап, яңгыр явып торса да, бәйрәмне бозмыйм, ял итсеннәр, күңел ачсыннар дигәндәй, көн ачылып, кояш балкыгач, мөэмин-каратайлылар Мәдәният йортына агылды. Авыл җыенын Мөэмин-Каратай авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова ачып җибәрде. Көн тәртибен игълан иткәннән соң, авылның тарихы, күренекле шәхесләре турында әйтеп үтелде. Аерым алганда илгә, Ватанга Мөхәммәт Сәфәргалиев, Гали...

Иртәннән болытлап, яңгыр явып торса да, бәйрәмне бозмыйм, ял итсеннәр, күңел ачсыннар дигәндәй, көн ачылып, кояш балкыгач, мөэмин-каратайлылар Мәдәният йортына агылды. Авыл җыенын Мөэмин-Каратай авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова ачып җибәрде. Көн тәртибен игълан иткәннән соң, авылның тарихы, күренекле шәхесләре турында әйтеп үтелде. Аерым алганда илгә, Ватанга Мөхәммәт Сәфәргалиев, Гали Даутов, Әкъдәс Борһановтай галимнәрне, Тәлгать Камалов, Гомәр Вәлиев, Флорид Латыйпов кебек күренекле шәхесләрне, Әгъдәм Галләмовтай легендар колхоз рәисен һәм башка горурланырлык кешеләрне биргән авыл ул.


Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев Мөэмин-Каратайга очрашуга килгәч: "Егетләр, бик бай тарихлы, гаҗәеп гүзәл табигатьле авылда яшисез икән. Мондый җирдә яшәүне тиңсез бәхеткә санар идем!" - дигән иде.

Бүгенге көндә авылда яшәүчеләрнең 108е - лаеклы ялда. Мәктәп яшендәге укучылар һәм студентлар - 37әү, мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны - 24, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре - 15, "Лениногорск" һәм "Ялтау"агрофирмасы"нда - 14 кеше көч куйса, "Елховнефть" идарәсендә 11 нефтьчебез "кара алтын" таба. Хәрби комиссариат буенча 71 кеше хәрби бурычлы буларак исәптә тора. Армия сафларына әзерләнүче 11 егетебез бар. Илгә Җиңү алып кайткан сугыш ветераннарыбызның өчесе исән-сау, инвалидлар - 17 кеше, 26 тыл хезмәтчәне, 70 яшьтән өлкәннәр - 62әү.

Шәхси хуҗалыкларда мал санын киметмәскә тырышабыз. Бүгенге көндә 59 мөгезле эре терлек, 160 баш сарык, кәҗә асрала.

Авыл халкы ел дәвамында кулдан килгәнчә, хезмәт куйды: кырдан таш җыюда, себерке әзерләүдә, ындыр табагында булышты. Төрле өмәләрдә, чүп базын җыештыруда, юл чистартуда авылдашларыбыз теләп катнашты. Шушы чараларда ярдәм иткән иганәчеләребезгә, кызганмыйча үз транспорты, техникасы белән катнашканнарга бик зур рәхмәтлебез.

Быел кызыклы, мәгънәле бәйгеләр үтте: "Урам бәйрәме" ярышлары, "Театр язы - 2011" бәйгесе оештырылды. Бөек Җиңүнең 66 еллыгы, Сабан туе, Өлкәннәр көне күңелләргә хуш килде. Киләчәктә дә шулай аңлашып, кулга-кул тотынышып эшләрбез, яшәрбез дип ышанам. Алда торган зур эшләрнең берсе - күлне буып, аны тиешенчә корып бетерү һәм авыл эчендәге җимерелеп барган юлларны төзекләндерү.

2011 елның 4 декабре - Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне. Авыл кешесе өчен сайлау, бәйрәм рәвешендә кабул ителде һәм ул быел да шулай узар.

Менә шуларны бәян итте безгә авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова.

Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасары Надежда Михайловна Шалдаева шәһәр һәм район тормышына тукталып узды, залдагыларның киңәш-тәкъдимнәрен игътибар белән тыңлады, сорауларга җавап бирде. Урам утларын яндыруны җайга салу, атна уртасында юлчылар ихтыяҗын тәэмин итү максатыннан, автобус бирү мәсьәләсенә теләктәшлек итәчәген белдерде. Җыенда районнан килгән башка вәкилләр дә бар иде. "Лениногорск" һәм «Ялтау» агрофирмасы»ннан җитәкчеләр күренмәве генә авыл халкында канәгатьсезлек тойгысы калдырды.

Бәйрәмнең икенче өлеше музыкаль чыгышлар белән дәвам итте. Җырчы һәм гармунчы, урманчы Җәдит Шәрифуллин, музыкант һәм авылыбыз сандугачы Ринат Сәлахов, җырчы Дания Шәмгунова һәм шушы язма авторы залдагылар күңеленә хуш килердәй сүзләрне моң белән бизәде.

Фойеда көзге муллыктан әзерләнгән яшелчәләр күргәзмәсе соклану уятты. Кунаклар белән музейны манзара кылу үткәннәр белән горурлану, бүгенгенең кадерен белергә кирәклеген искәртте. Ә инде уңган кызларыбыз пешергән тәмле коймак, кайнар чәй йөрәкләргә сары май булып ятты.

Авылның бүгенгесе, киләчәге - синнән, миннән, шунда гомер сөргән авыл халкыннан тора. Илне икмәкле иткән, моң коесын тәшкил иткән авылны саклыйк, киләчәк буыннарга да төзек, матур, гөрләп торган авыллар калдырыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев