Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Эш сөючәнлегегез күңелләрдә ихтирам хисе уята

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, ветераннарыбыз!

 


Сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйбыз
Дөрес сайланган һөнәр кеше язмышын билгели. Сез  изге һәм  авыр хезмәт башкарасыз. Алны- ялны белмичә, көнне-төнгә ялгап, тырышып эшлисез. Игенче бер генә минутка да уңыш турында уйлаудан туктамый.

Җаваплылыгыгыз, югары осталыгыгыз белән сез Лениногорск  районының агропромышленность комплексын үстерү өчен лаеклы шартлар тудырасыз, ә хезмәтегез нәтиҗәсе безнең өстәлләребездә урын ала.

Зур тырышлык һәм көч таләп итүче хезмәтегезгә чын ихластан бирелгән булуыгыз, сабырлыгыгыз, эш сөючәнлегегез күңелләрдә ихтирам хисе уята.
 Җаваплы һөнәрегезне намус белән башкаруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, телибез. Табыннарыбыз һәрчак мул булсын!

Илнур Шәмарданов, Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев