Керкәледә  ашлык чистарту комплексының икенчесе  эшли башлаячак
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Керкәледә ашлык чистарту комплексының икенчесе эшли башлаячак

Керкәле авылында элеккеге комбикорм заводы урынында узган ел ашлык киптерү комплексы эшләтеп җибәрелде.


 


Быел исә икенчесе – сәгатенә 50 тонна бөртеклеләр киптерүче заманча комплекс сафка басты. Әлеге җайланма «Август-Лениногорск» агрофирмасында файдалануга тапшырыла. Ашлык, башлангыч торышына карап, җайланмада дүрт маршрут буенча узарга мөмкин.
Комплекс беренчел һәм икенчел эшкәртүнең чистарту машиналары, ашлык киптергечләре, конвейер җиһазлары белән җиһазландырылган.
Объектның үзенчәлеге – технологик процесслар тулысынча автоматлаштырылган.  Комплекс эшен читтән торып та контрольдә тотарга мөмкин. Әлеге ашлык чистарту комплексында бер оператор һәм ике слесарь эшли ала.

“Август-Лениногорск” җәмгыятенең генераль директоры Ирек Ягафаров сүзләренчә, икенче объектны эшләтеп җибәреп, предприятиенең бөртеклеләрне чистарту, киптерү һәм саклау буенча булган ихтыяҗны бетерәчәк.

Агымдагы елда “Август-Лениногорск” икмәк кабул итү пунктлары төзелешенә һәм реконструкциясенә 100 миллион сумга якын акча тотылган.

 


Нет комментариев