Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Көзге культураларның торышы Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы контролендә

Уҗымнарның кышлавы уңай һава шартларында бара. Шулай ук куаклану төеннәрендә шикәр микъдары да югары (26-36%), бу исә вегетация башлану чорына аларның уңышлы сакланышын тәэмин итәргә тиеш.

Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Министрлык тарафыннан җирләрнең уңдырышлылыгына һәм көзге культураларның торышына, шулай ук кышкы чорда күпьеллык үләннәрнең сакланышына зур игътибар бирелә.

Татарстанда 2021 ел уңышы өчен көзге бөртекле культуралар 552 мең га мәйданда чәчелгән, шулардан 435 мең га - көзге бодай һәм 111,5 мең га - көзге арыш.

Быел мәйданнарның 42 %ында оригиналь һәм элиталы орлыклар чәчелгән. Көзге культураларның торышы 98 проценттан  артык мәйданда яхшы дип бәяләнә. 94 мең га мәйданда көзге культуралар иминләштерелгән.

Республика кырларының күпчелегендә кар катламының биеклеге - 23-52 см, Азнакай һәм Бөгелмә районнарында - 17-19 см.

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» учреждениесенең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре кырларның гомуми торышын билгеләү максатларында, көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап алып, тикшерү уздырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев