Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск делегациясе Лаеш районында “Татарстанда кыр көне-2018” күргәзмәсендә (ФОТОЛАР)

Татарстанның Лаеш районында “Татарстанда кыр көне-2018” күргәзмәсе эшли. Ул кичә ачылды. Күргәзмәдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнашты.

Кичә Рәгать Хөсәенов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, аграр предприятие җитәкчеләре барды. Бүген, 29 июньдә авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, фермер хуҗалык җитәкчеләре, аграр предприятиеләрнең җитәкчеләре күргәзмәдә катнаша.


Күргәзмәдә  үсемлекчелек, терлекчелек өлкәсендә иң заманча технологик алымнар тәкъдим ителгән.
«Татарстанда  кыр көне – 2018» күргәзмәсе экспозициясе  берничә   блоктан  тора:  «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник  тәэмин итү», «Терлекчелек», «Үлән мәйданы», «Мелиорация», «Икътисад», «Фән һәм кадрлар» һәм  «Кече   хуҗалыклар».  


Форумның эшлекле  программасы  кысаларында    авыл хуҗалыгы, үсемлекчелек, терлекчелек темаларына һәм башка актуаль темаларга түгәрәк  өстәлләр һәм мастер-класслар  уздыру каралган.  


Фотолар: http://agro.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1232199.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев