Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск комбайнчылары ТР Президенты грантларына дәгъва итә ала

Татарстанда комбайнчылар арасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов грантына бәйге башлана. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров конкурсның башлануы турында игълан итте.

«Урып-җыю конвейерының барлык участокларындагы югары җитештерүчән хезмәт күбесенчә хезмәткәрләрне стимуллаштыру алымнарын уңышлы куллануга бәйле», — дип искәртте Җәббаров һәм муниципаль район җитәкчеләрен нәтиҗәләрне объектив төстә санауларын, мәгълүматларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына үз вакытында тәкъдим итүләрен сорады.

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры искәрткәнчә, бәйгенең приз фонды йөзәр мең сумлык 200 премия тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез: әлеге конкурста узган елларда безнең район комбайнчыларының җиңгәне булды. Район авыл хуҗалыгы идарәсе комбайнчыларның эш күләмен оператив рәвештә җибәреп торды һәм комиссия иң яхшыларын сайлап алды.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев