Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районында урып-җыюны башладылар

Алда – җаваплы чор.

Лениногорск районында уракка төштеләр. Әлегә бер генә хуҗалык – “Август-Лениногорск” башлады. Хуҗалык уҗым бодаен суктыруга кереште. Аларның эш күләме зур, культуралар игелгән мәйданнар шактый. 

Бүген “Союз-Агро”ның Зеленогорский бүлекчәсе дә кырга чыгарга планлаштыра.

Быелгы уракта район аграрийлары каршында 23 мең 900 гектардан артык мәйданда бөртекле культураларны, 23 мең 100 гектардан артык мәйданда техник культураларны җыю бурычы тора. Комбайннар, техникалар алдан әзерлек үтте.

Узган атнада комбайннар парадында кыр корабларын тикшереп чыктылар. Зур ватылулар булмыйча, уракны уңышлы гына башкарып чыксыннар дип телибез.

 

фото: авыл хуҗалыгы идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев