Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск ветеринар табибы Альберт Гыйләҗев бүләкләнде

Түбән Чыршылы ветеринар участогы мөдире, ветеринар табиб Альберт Гыйләҗев 31 августта ул Казанда узган ветеринария хезмәткәрләре һөнәри бәйрәме тантанасында булып кайтты.

 

Аңа республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

 Альберт Гыйләҗев  ветеринария тармагында 1984 елдан бирле. 1987 елны Түбән Чыршылыга килә. “Спартак” колхозында 20 ел ветеринар табиб булып эшли. Авылда яңа ветеринар пункт ачылгач, аны мөдир итеп куялар. 9 авылга хезмәт күрсәтә. Аның карамагында –  аграр предприятиеләрдәге һәм шәхси хуҗалыклардагы маллар.
-    Халык күбрәк мөгезле эре терлек, вак терлек, эт-мәчеләр буенча мөрәҗәгать итә. Участокта барлык препаратлар бар. Эпизоотикка каршы чараларның барысын да башкарабыз, - ди Альберт Атласович.

Авырулар таралуны булдырмас өчен вакытында вакциналар кадауның мөһимлеген дә билгеләп үтте.

 

Фото: https://agro.tatarstan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев