Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскида Африка дуңгыз чумасын юк итү буенча республикакүләм өйрәнүләр узды

Лениногорск районы Иске Куак авылында "Торак пунктта Африка дуңгыз чумасын ликвидацияләү" темасына багышланган республикакүләм өйрәнүләр булып үтте. Монда республиканың министрлык һәм ведомстволарының җаваплы белгечләре, район Дәүләт ветеринария берләшмәсе начальниклары, белгечләре катнашты. "Район ветеринария берләшмәсенә Иске Куак авылындагы бер йортта 6 баш дуңгыз үлүе хакында хәбәр килеп ирешә. Африка дуңгыз чумасы...

Лениногорск районы Иске Куак авылында "Торак пунктта Африка дуңгыз чумасын ликвидацияләү" темасына багышланган республикакүләм өйрәнүләр булып үтте. Монда республиканың министрлык һәм ведомстволарының җаваплы белгечләре, район Дәүләт ветеринария берләшмәсе начальниклары, белгечләре катнашты.


"Район ветеринария берләшмәсенә Иске Куак авылындагы бер йортта 6 баш дуңгыз үлүе хакында хәбәр килеп ирешә. Африка дуңгыз чумасы белән зарарланганнар дип шикләнәләр". Бу бары тик эпидемияне ликвидацияләү юнәлешендә оештырылган инсценировка иде. Шуннан соң, Лениногорск ветеринария хезмәткәрләре әлеге афәтне лаборатор рәвештә тикшерү һәм юк итү ысулларын күрсәтте. Әлеге өйрәнүләр республика ветеринария белгечләре тарафыннан уңай бәяләнде.
Семинарның пленар өлеше әлеге авылның Мәдәният йортында үтте. Монда ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе начальнигы Булат Камалов республика ветеринария хезмәтенең яртыеллык эшчәнлегенә йомгак ясады. Ул әйтеп узганча, республикада инфекцион һәм инвазион авырулар буенча хәл тотрыклы саклана. Бары туберкулез, лейкоз, котыру чирләре генә проблемалар тудыра.
Соңыннан республика ветеринария хезмәтенең алдынгы белгечләрен Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чума